Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында (алга таба – Дәүләт комитеты) Россия Федерациясе Президентының май ае Указларын (7 май, 2012 ел, №594, 596-602, 606) тормышка ашыру турында Дәүләт комитеты коллегиясе булып узды.
Коллегиядә Дәүләт комитеты Рәисе Марат Зарипов кереш сүз белән чыкты. “РФ Президенты Указлары илебездә 2018 елга ирешелергә тиеш булган төп үсеш юнәлешләрен, төп мәсьәләләрне колачлый”, - диде ул.
Әлеге эшнең гомуми максаты – иң элек дәүләт идарәсенең нәтиҗәсен һәм дәүләт секторының эш сыйфатын тамырдан яхшырту хисабына Россия Федерациясе гражданнарының тормышын яңа, югарырак биеклекккә чыгару.
Указлар дәүләт программалары һәм федераль башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге планнары нигезендә тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасында, май ае Указларында билгеләнгән төп нигезләмәләрне һәм бурычларны тормышка ашыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (21 ноябрь, 2012 ел, №1014) нигезендә, май ае Указларын үтәүне оештыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Республика чаралар планы расланды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ике бурыч буенча җаваплы эш башкаручы итеп билгеләнде:
- “Озак срокка исәпләнгән дәүләт икътисадый сәясәте турында” №596 Указда “эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару шартларын яхшыртуны тәэмин итү өлкәсендә” бурычны тормышка ашыру буенча Дәүләт комитетына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.06.2012 ел, №1144-р боерыгы белән расланган “Юл картасы” чаралар планы”н тормышка ашыру кысаларында электр челтәрләренә технологик тоташтыру бәясен этаплап киметүне тәэмин итү” чарасын хәл итү йөкләнде;
- “Россия Федерациясе гражданнарын очсызлы һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту чаралары турында” №600 Указда “коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү һәм аларның энергияне нәтиҗәле тоту бурычын хәл итү максатыннан чыгып торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыруны тәэмин итү, шул исәптән коммуналь ресурсларга озак сроклы (кимендә өч елга) тарифлар билгеләү, шулай ук бирелә торган ресурсларның сыйфатына һәм ышанычлылыгына бәйле рәвештә тарифлар күләмен билгеләү”гә юнәлдерелгән бурыч буенча Дәүләт комитетына “җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларына кертелгән энергия нәтиҗәсен арттыру һәм энергияне сак тоту дәрәҗәсен арттыру чараларыннан чыгып, коммуналь ресурсларга озак сроклы тарифларны билгеләүгә күчү”не хәл итү йөкләнде.
Коллегиядә Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром “Озак сроклы дәүләт икътисадый сәясәте турында” №596 Указын тормышка ашыру турында сөйләде.
Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лилия Борисова исә “коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү һәм аларның энергияне нәтиҗәле тоту бурычын хәл итү максатыннан чыгып торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыруны тәэмин итү, шул исәптән коммуналь ресурсларга озак сроклы (кимендә өч елга) тарифлар билгеләү, шулай ук бирелә торган ресурсларның сыйфатына һәм ышанычлылыгына бәйле рәвештә тарифлар күләмен билгеләү”гә юнәлдерелгән бурыч буенча “Россия Федерациясе гражданнарын очсызлы һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту чаралары турында” №600 Указны тормышка ашыру турында сөйләде.