“2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ мотор ягулыгы базарын үстерү” Дәүләт программасын тормышка ашыру турында

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.04.2013 ел, №283 карары белән расланган 2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ мотор ягулыгы базарын үстерү” Дәүләт программасы тормышка ашырылып килә.

Әлеге программа кысаларында һәм “Газ белән эшли торган автобуслар сатып алуны субсидияләү турында” 26.09.2012 ел, №981 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, “КамАЗ-ЛИЗИНГ” ГК Казан ш., Чаллы ш., Түбән Кама ш. транспорт оешмаларына НефАЗ 5299-30-31 һәм НефАЗ 5299-11-31маркалы автобуслар сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International