Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Альянс” ҖЧҖ капиталь төзелеш объекты - “торак булмаган бүлмәләр белән 17 катлы торак йорт, Татарстан Республикасы, Чаллы ш., Тукай муниципаль районы” “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
2. “ДОМКОР” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “III чират 17А микрорайонының күп катлы торак йортлары, Чаллы ш., Зяб б.” “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
3. “ДОМКОР” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “III чират 17А микрорайонының күп катлы торак йортлары, Чаллы ш., Зяб б.” “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
4.Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – Казан җылылык челәрләрен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
5.Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – Түбән Кама җылылык челәрләрен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.