Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларга Федераль закон нигезләмәләрен үтәү зарурилыгы хакында искәртә

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты  җайга салынулы оешмаларга юридик затлар, аерым алганда, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен алып баручы оешмалар, табигый монополияләр субъектлары тарафыннан “Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүләрне сатып алулар турында” 18.07.2011 ел, №223-ФЗ Федераль закон  (алга таба -Закон) нигезләмәләрен үтәү зарурилыгы хакында искәртә.

Законның 1 статьясындагы 2.1 өлеше нигезендә, әлеге Законның көче устав капиталында  Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты, муниципаль берәмлек өлеше барысы бергә илле проценттан артып китмәгән юридик затларга, аларның “кыз” хуҗалык  җәмгыятьләренә, бу җәмгыятьләр Законның югарыда күрсәтеп үтелгән статьясының 2.1 өлешендәге 1,2,3 пунктларында санап үтелгән таләпләргә туры килгәндә, кагылмый.

Шул ук вакытта әлеге оешмаларның кереме күләмнәре турында мәгълүмат, “Юридик затларның аерым төрләренең кереме турында мәгълүматны рәсми сайтка урнаштыру һәм мондый мәгълүматка карата таләпләр турында нигезләмәне раслау хакында” 11.06.2013 ел, №494 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Интернет челтәрендәге рәсми сайтта  (zakupki.gov.ru) урнаштырылырга тиеш.

 Оешма тарафыннан zakupki.gov.ru сайтында Закон нигезендә урнаштырыла торган мәгълүмат Дәүләт комитеты тарафыннан чираттагы җайга салу чорында тарифлар билгеләүдә исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International