Ттатарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга ай саен (хисап аеннан соң 20 нче числога кадәр) Федераль тарифлар хезмәтенә ЕИАС системасы аша электрон рәвештә “Кулланучыларның аерым категорияләренә җылылык энергиясен файдалы җибәрү (сату) турында мәгълүматлар” №46-ТЭ (файдалы җибәрү) тутырылган формасын җибәрү зарурилыгы турында (“№46-ТЭ формасы буенча мәгълүматлар тапшыру турында” 16.05.2014 ел, №3-20/1460 Дәүләт комитеты хаты) искә төшерә.