Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Альянс” ҖЧҖ капиталь төзелеш объекты - “торак булмаган бүлмәләр белән 17 катлы торак йорт, Татарстан Республикасы, Чаллы ш., Тукай муниципаль районы” “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
2. “ДОМКОР” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “III чират 17А микрорайонының күп катлы торак йортлары, Чаллы ш., Зяб б.” “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
3. “ДОМКОР” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “III чират 17А микрорайонының күп катлы торак йортлары, Чаллы ш., Зяб б.” “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
4.Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Генерацияләү компаниясе” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе каравына карап тикшерүгә чыгарылды.