Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. “Ирида+” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “Чаллы ш. 10 катлы ике торак йорт – 15/12-1, 15/12-2 торак йортлар”ны “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
3. “Ирида+” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “Чаллы ш. 10 катлы ике торак йорт – 15/12-1, 15/12-2 торак йортлар”ны “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
4. Кулланучыларга “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.