Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына

2014 елның 2 мае, җомга

Бердәм мәгълүмати–анализ системасы (Россия Федераль тарифлар хезмәтенең ЕИАС) сайтында 2014 елның март ае өчен №46–ТЭ формасын тапшыру статистикасы басылып чыкты.

Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның №46–ТЭ формасы буенча хисапларының тулы күләмдә тапшырылмаганлыгы ачыкланды.

Җайга салынулы оешмаларга булмаган барлык хисапларын кыска гына вакыт эчендә ЕИАС системасы аша Россия Федераль тарифлар хезмәтенә тапшырырга кирәк.

Дәүләт комитеты шуны да искә төшерә: ЕИАС системасы аша Россия Федераль тарифлар хезмәтендә әлеге мәгълүматны туплау “Росстат” боерыгы белән расланган срокларда, тәгаенләп әйткәндә: хисап чорыннан соң килүче айның 20 нче числосына кадәр, хисап чорында 10 февральгә кадәр хәл ителә.

Мәгълүмат тапшырмау Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19 статьясында күздә тотылган административ җаваплылыкка тартуга, шулай ук “Дәүләт статистика хисабын тапшыру тәртибен бозган өчен җаваплылык турында” 13 май, 1992 ел, №2761–1 Россия Федерациясе Законының 3 статьясында күздә тотылган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

№46–ТЭ формасын тапшыру статистикасы белән сайтта (http://www.eias.ru) Яңалыклар тасмасында яки “46 Форма” > “46 Формасын тапшыру статистикасы” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International