Казанда “ЖКХ өлкәсен модернизацияләү: төбәк тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары” дигән I Төбәкара форумы булып узды.
Чарада РФнең төрле төбәкләреннән торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре, Россия Төзелеш министрлыгы, Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен реформалауга ярдәм итү фонды, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Форумның төп максаты – торак-коммуналь хуҗалык базарында катнашучылар арасында профессиональ диалогны җайга салу һәм элемтәләрне ныгыту. Форумның пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы – җитди әзерлек таләп итә торган югары технологияле инфраструктура. IT һәм башка технологияләрдәге яңалыклар бездән бөтенләй башка мөнәсәбәт таләп итә. Шул ук вакытта ЖКХ - гаять зур, әмма начар мираска ия өлкә. Инфрастуктурасы мескен хәлдә, кадрлары белән проблемалар буа буарлык, идарә системасы күп кенә урыннарда шушы барлык хуҗалык белән нәтиҗәле идарә итү мөмкинлеге бирерлек дәрәҗәдә түгел”, - диде, аерым алганда, үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Ул ЖКХ өлкәсендә хәл кылуны таләп итәрдәй бурычлар арасыннан әлеге тармакның эшен җайга салган закондагы кимчелекләрне юкка чыгару, торак фондын капиталь төзекләндерү программасына охшаш киң колачлы яңа программалар эшләү зарурилыгын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, аерым алганда, инфраструктураны модернизацияләү, су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү системасын тәртипкә китерү буенча программа кирәк. Татарстанда әлеге эш алып барыла, әмма ул системалырак якын килүне таләп итә, дигән фикерен җиткерде ТР Президенты.