Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “2014 елга Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 20 декабрь, 2013 ел, №3-18/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2. “АК БАРС Основа” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. “РИТЭК” ААҖнең “ТатРИТЭКнефтьТПП энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “НК-электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүнең стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм формуласын килештерү турында.

5. “Уңайлы торак” ЖСК ҖЧҖ – “58 комплекстагы күп катлы йорт”  капиталь төзелеш объектын, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

6. “Сувар-Казан” компаниясе ҖЧҖ - “Крылатый” торак комплексы”, “Б”, “В” блоклары капиталь төзелеш объектын, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

 

7. “Сувар-Казан” компаниясе ҖЧҖ- “Крылатый” торак комплексы”, “Б”, “В” блоклары  капиталь төзелеш объектын, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

8. “ДОМКОР” ҖЧҖ - “35 микрорайонның №13, 13а, 14, 15 торак йортлары”, Түбән Кама ш., капиталь төзелеш объектын “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

9. “ДОМКОР” ҖЧҖ - “35 микрорайонның №13, 13а, 14, 15 торак йортлары”, Түбән Кама ш., капиталь төзелеш объектын “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

10. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.

11. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Казэнерго” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.

12. “Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында” 22.11.2013 ел, №10-47/кс Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәреш кертү һәм эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында” 18.12.2013 ел, №10-60/кс  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына кушымтаның 25 пунктына үзгәрешләр кертү  һәм эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү хакында.

(Азнакай МР: “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе”ААҖ (кулланучылар – Азнакай ш., Актүбә ш.т.б. һәм Җәлил ш.т.б.;

Зеленодол МР: “МКД Сервис” ҖЧҖ, “Васильево санаторие профсоюзларның дәвалану-профилактика учреждениесе).

13. Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны килештерү  турында.

(Менделеев МР: “Экология” ҖЧҖ; Тәтеш МР: “Тәтеш Жилсервис” ҖЧҖ).

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International