26 апрельдә Бөтенроссия агач утырту көне кысаларында бөтен республикада агачлар утырту өмәсе булды. Башлангыч мөгълүматларга караганда, нык сәнәгатьле шәһәрләр һәм торак пунктларда барлыгы 700 меңнән артыграк кеше акциядә катнашкан. Нәтиҗәдә 3,5 миллионнан артыграк нарат, чыршы, каен үсентесе (барлыгы 400 гектардан артыграк мәйданда) утыртылган.
Республикабыз башкаласы Казанда гына да ТР Президенты, Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, Дәүләт Советы депутатлары, Прокуратура, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, барлык министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлар – барлыгы 200 мең кеше агач утыртуда катнашты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы агач-куакларны кайсы урыннарда утыртырга кирәклеген билгеләде. Болар – Шәһәр яны лесничествосы урманнары һәм казанлыларның бик яратып йөри торган ял итү урыны булып, 2008 елда көчле давылдан нык зыян күргән Каенлык. Утыртылган агач үсентеләренең барысы да министрлык карамагындагы учреждениеләрнең агач питомникларында үстерелгән. Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән чүлмәкләргә утыртылган үсентеләр дә китерелде.
Татарстанда агач утырту акциясе май урталарына кадәр дәвам итәчәк.