26 апрель көнне Дәүләт комитеты хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Хезмәткәрләребез Дәүләт комитеты бинасы тирәсен җыештырды. Моннан тыш бүлмәләрдә дә чисталык урнаштырылды: тәрәзәләр юылды, кабинетлардагы өстәл-шкафлар, рекреацияләрдә чәчәк-гөлләр тәртипкә китерелде. Язгы кәеф-рух белән кояшлы матур көндә эшләү хезмәткәрләребезгә көч-дәрт өстәде.