Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), 2015 елга электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү максатыннан чыгып, түбәндәгеләрне хәбәр итә:
чираттагы җайга салу чоры алдыннан килгән елның 1 маена кадәр электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүче җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына тарифларны билгеләү турында тәкъдим тапшыра. Тәкъдим җайга салынулы оешма гаризасыннан һәм тарифларны җайга салу өлкәсендәге закон нигезендә нигезләү документларыннан торырга тиеш. Гариза оешма җитәкчесе тарафыннан имзалана һәм оешма мөхере белән раслана.
Электр энергиясен тапшыру эшчәнлеген хәл итүче оешмалар тарафыннан тапшырыла торган гариза үрнәге һәм материаллар исемлеге - Тариф сәясәте – 2015/ электр энергиясе/мәгълүмати хатлар бүлегендә урнаштырылган.