Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев су, җылылык һәм газны куллануның социаль нормасын кертүне юкка чыгарган боерыкка кул куйды. Бу документ Хөкүмәтнең рәсми сайтына урнаштырылган да инде.
Документта әйтелгәнчә, электр энергиясен куллануның социаль нормасын кертү буенча пилот проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре кулланучылар арасында күпчелегенең исәпләгечләр белән тәэмин ителүенең коммуналь хезмәтләрне куллану нормаларын уңышлы төстә тормышка ашыру шартларыннан берсе булып торганлыгын күрсәткән. Әмма “Росстат”ның 2013 елның 30 июненә булдырылган мәгълүматларына караганда, фатирлар һәм шәхси торак йортларның салкын һәм кайнар су исәпләгечләре белән тәэмин ителеше нибары 57,5% кына тәшкил итә.
Моннан тыш су белән тәэмин итү өлкәсендә аралаш субсидияләү асылда юк диярлек. Нәкъ менә шуны киметү коммуналь хезмәтләр куллануның социаль нормаларын кертүдә төп максатларның берсе булып тора. Шуңа күрә су белән тәэмин итү өлкәсендә куллану нормаларын кертү турында сөйләргә иртәрәк әле.
“Бизнес-онлайн” газетасы язмасыннан файдаланып әзерләнде