Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарифларны билгеләү турында гариза тапшырылганнан соң 10 календарь көненнән дә соңга калмыйча түбәндәге мәгълүматларны ачу зарурилыгы турында искә төшерә:
– җайга салынулы оешманың чираттагы җайга салу чорына тарифлар билгеләү турында тәкъдиме хакында;
– Россия Федераиясе законы нигезендә билгеләнгән тәртиптә расланган инвестицион программа күчермәсен (инвестицион программа проектын);
– җайга салынулы оешмаларның җайга салынулы товарларын җитештерү һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле булган товарларны сатып алу ысуллары, бәясе һәм күләмнәре турында.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Мәгълүмат ачу формалары (http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=153263).