Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 18 апреле, җомга

 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Казэнерго” ААҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ  челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

2. “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең Казан ТЭЦ-1филиалы бүлгеч җайланмаларыннан “ФОН-Ривьера” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә арадаш рәвештә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең Казан ТЭЦ-1филиалы бүлгеч җайланмаларыннан “Нәфис Косметикс” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә арадаш рәвештә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

4. “Грань» ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “Казан ш. Оренбург тракты урамындагы торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексы”  “Казэнерго” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

5. “Водоканал” Казан шәһәре муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

6. “Водоканал” Казан шәһәре муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.

7. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан Тәтеш ш. территориясендә урнашкан причалны бирү хезмәте күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифны билгеләү турында.

8. Кулланучыларга “А.М.Горький исемендәге Зеленодол заводы” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

9. “Казэнерго” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International