Быелның 10-11 апрелендә Мәскәү шәһәрендә РФ Президенты администрациясенең матбугат залында дәүләти җайга салу органнарының эш йомгакларына һәм 2014, 2015 елларга төп бурычларын билгеләүгә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды.
Россия Федераль тарифлар хезмәтенең (ФСТ) хисап доклады белән ведомство җитәкчесе С.Г.Новиков чыгыш ясады. Ул Хезмәтнең узган елдагы эшчәнлегенә төп йомгаклар ясап, киләчәккә бурычлар куйды.
Докладчы Россия ФСТнең урта сроклы перспективага төп бурычлары сыйфатында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
* стимул бирердәй комплекслы җайга салу системасын кертү һәм федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәләрендә бердәм “электрон җайга салу мохите”, бердәм интернет-портал булдыру;
*кулланучылар мәнфәгатьләрен яклауны, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын көчәйтү – табигый монополияләр хезмәтләреннән файдаланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларын һәм аларны үтәүгә җаваплылык чараларын законга салу;
* Бердәм икътисадый киңлекне булдыру буенча кабул ителгән карарлар (килешүләр) кысаларында интеграцион процессларны тәэмин итү;
* табигый монополияләр бәяләре (тарифлар) үсешен тоткарлау буенча комплекслы чаралар эшләү һәм тимер юлдан пассажирлар-йөкләр ташу, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә җайга салуның озак сроклы параметрларына күчү буенча чаралар комплексын эшләү.
2014 елга төп бурыч сыйфатында стимул бирердәй комплекслы җайга салу системасын кертү һәм бердәм электрон җайга салу мохитен булдыру билгеләнде.