Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Казэнерго” ААҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ  челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.

2. “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең Казан ТЭЦ-1филиалы бүлгеч җайланмаларыннан “ФОН-Ривьера” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә арадаш рәвештә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең Казан ТЭЦ-1филиалы бүлгеч җайланмаларыннан “Нәфис Косметикс” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә арадаш рәвештә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “Грань» ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “Казан ш. Оренбург тракты урамындагы торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексы”  “Казэнерго” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.

5. “Водоканал” Казан шәһәре муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

6. “Водоканал” Казан шәһәре муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

7. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан Тәтеш ш. территориясендә урнашкан причалны бирү хезмәте күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифны килештерү турында.

8. Кулланучыларга “А.М.Горький исемендәге Зеленодол заводы” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

9. “Казэнерго” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International