Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында.
2. “БиоТранс” ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
3. Кулланучыларга “Казэнерго” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
4. “Казэнерго” ААҖ тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.