Федераль тарифлар хезмәте җайга салынулы оешманың салым салу режимы үзгәргән очракта җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифлар билгеләүгә бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирде

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Салым кодексының 168 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатканда, мөлкәт хокукларын тапшырганда салым түләүче сатыла торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү), тапшырыла торган мөлкәти хокуклар бәясенә (тарифлар) өстәмә рәвештә әлеге товарларны (эшләр, хезмәтләр күрсәтү), мөлкәти хокукларны сатып алучыга тиешле салым суммасын түләүгә куярга тиеш.

Халыкка ваклап сату бәяләре (тарифлар) буенча товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатканда, әлеге бәяләргә (тарифлар)  тиешле салым суммасы  да кертелә (Россия Федерациясе Салым кодексының 168 статьясындагы 6 өлеше).

Шул рәвешле, “халык” кулланучылар категориясе өчен тарифларга өстәмә кыйммәткә салымны кертү салым законы таләпләре булып тора. Салым салуның гомуми системасы буенча салымнар исәпләүче оешма тиешле хезмәтләр күрсәтү өчен түләүдә өстәмә кыйммәткә салым куярга тиеш.

Шуның белән бергә, Россия Федерациясе Салым кодексының 346.11 статьясындагы 2 өлешендә, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы оешмалар өстәмә кыйммәткә салым түләүчеләр булып танылмый (Россия Федерациясе территориясенә һәм аның юрисдикциясендәге башка территорияләргә товарлар керткәндә Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә түләнелергә тиешле салымнан, шулай ук Россия Федерациясе Салым кодексының 174.1 статьясы нигезендә түләнелә торган өстәмә кыйммәткә салымнан тыш), дип билгеләнгән.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, җайга салу чоры  һәм тиешле документларны Россия Федерациясе субъектының бәяләрне (тарифлар) җайга салу өлкәсендә башкарма хакимияте органына тиешле документлар тапшыру  чоры дәвамында җайга салынулы оешманың салым салу режимы үзгәргән очракта, Россия ФСТ, җайга салу органнары тарафыннан, тарифларны билгеләүдә элек исәпкә алынган күрсәткечләрне үзгәртмичә, “халык” кулланучылар категориясе өчен НДС белән, шулай ук НДС тан башка тарифларны чагылдыруны исәпкә алып (салым салу системасын үзгәртүгә турыдан-туры бәйле булган чыгымнар күләмнәреннән тыш), җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү буенча гамәлдәге карарларны рәсмиләштерү буенча җайга салу органнары тарафыннан норматив актлар кабул итәргә кирәк , дип саный.

Шул рәвешле гамәлдәге карарларда “халык” кулланучылар категориясен аерым бирү һәм кулланучыларның әлеге категориясе өчен, НДСны кертеп, җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга билгеләнгән тарифларны чагылдыру гамәлдәге тарифларны яңадан карау булып тормый, бәлки салым законы таләпләре нигезендә аларны дөрес рәсмиләштерү генә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International