Татарстан Республикасында яшәүчеләргә сатыла торган газ өчен күпләп сату бәяләрен раслау турында

2014 елның 11 апреле, җомга

2014 елның 25 мартында Федераль тарифлар хезмәте Идарәсе утырышы булды. Анда 2014 елның 1 июленнән Россия Федерациясе субъектлары буенча халыкка сатыла торган газга күпләп сату бәяләрен раслау турында карар кабул ителде. Әлегә Федераль тарифлар хезмәте боерыгы РФ Юстиция министрлыгында теркәүдә ята. 2014 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында яшәүчеләргә сатыла торган газ өчен күпләп сату бәяләре 4,2 процентка артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International