Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Тракья Гласс Рус” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зонасы” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. “ДОМКОР” ҖЧҖ - “Түбән Кама ш. 34 нче микрорайоны стр. 20, 10 катлы торак йорт” капиталь төзелеш объектын “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
4. “ДОМКОР” ҖЧҖ - “ Түбән Кама ш. 34 нче микрорайоны стр. 20, 10 катлы торак йорт” капиталь төзелеш объектын ”Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
5. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташуга (технологик тоташу) тарифларны билгеләү турында.
6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык салкын суларны агызу системасына тоташуга (технологик тоташу) тарифларны билгеләү турында.
7. “ЕвроХолдинг 1” - “Блок №4” административ бинасы”, ТР, Чаллы ш., Тынычлык пр., 24 й. (7/20)” капиталь төзелеш объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташуга (технологик тоташу) түләүне билгеләү турында.
8. “Ликарт” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “10 катлы торак йорт, 59 нчы микрорайон, 59/08 “Б” һәм “59/08 “В” йортлар торецларында, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
9. “Санрайс Капитал” ҖЧҖ - “SUNRISE CITY” күп функцияле торак комплексын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
10. “Санрайс Капитал” ҖЧҖ - “SUNRISE CITY” күп функцияле торак комплексын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
11. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
12. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
13. “Водоканал” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
14. “ТГК-16” ААҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.