28 мартта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен видеконференция режимында семинар-киңәшмә булып узды. Чарада ТР башкарма комитетлары, ТР муниципаль районнар, ТР җайга салынулы оешмалар, экспертлар бергәлекләре, ТР Дәүләт Советы, “Системалы мониторинг институты” ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Семинар-киңәшмәнең көн тәртибенә түбәндәге темалар буенча докладлар кертелде:
- Тарифлар хасил итү процессын хокукый җайга салу;
- Җылылык энергиясенә тарифларны формалаштыру үзенчәлекләре;
- Су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тарифларны формалаштыру буенча якын килүләр турында;
- Гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен исәпләү һәм аның күләмен үзгәртү индексларын куллану тәртибе;
- Оешмалар тарафыннан халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу тәртибе;
- Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестицион программаларын формалаштыруга төп якын килүләр турында;
- Хакимият органнары һәм җайга салынулы оешмалар өчен төбәкнең техник җайга салу платформасы.