Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь өлкә оешмаларына 2013 елгы эш йомгаклары буенча мәгълүмат һәм тиешле материаллар тапшыру срокларының төгәлләнүе турында хәбәр итә

2014 елның 28 марты, җомга

2014 елның 28 мартында, 29.01.2014 ел, №29 боерык нигезендә, 2013 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча кирәкле мәгълүмат һәм материаллар тапшыру срогы чыга. Боерык нигезендә билгеләнгән срокларда хисап тапшырмаган җайга салынулы оешмаларга таләп ителә торган мәгълүматны тулы күләмендә  ашыгыч төстә тапшырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына  2013 елгы эш йомгаклары буенча тапшыру өчен билгеләнгән хисап формалары

 

Боерыкhttp://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_220102.pdf

 

Хисап формалары - http://kt.tatarstan.ru/rus/okk_otchet.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International