Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ДОМКОР” ҖЧҖ - “ Түбән Кама ш. 34 нче микрорайоны стр. 20, 10 катлы торак йорт” капиталь төзелеш объектын “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләне килештерү турында.

2. “ДОМКОР” ҖЧҖ - “ Түбән Кама ш. 34 нче микрорайоны стр. 20, 10 катлы торак йорт” капиталь төзелеш объектын”Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләне килештерү турында.

3. “Тракья Гласс Рус” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зонасы” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга  түләне килештерү турында.

4. “Антика-Лаеш” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга  түләне килештерү турында.

5. Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга  түләне килештерү турында.

6. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

7. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

8. “Водоканал” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

9. “ТГК-16” ААҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештереп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International