2014 елның 28 мартында 11.00 сәгатьтә видеоконференция режимында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен “Тариф кампаниясе 2015” дигән темага семинар-киңәшмә уздырыла.
Семинар-киңәшмәнең көн тәртибе түбәндәге темалар буенча докладларны үз эченә ала:
- Тарифларны хасил итү процессын хокукый җайга салу;
- Җылылык энергиясенә тарифларны формалаштыру үзенчәлекләре;
- Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны формалаштыруга якын килүләр турында;
- Гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын исәпләү һәм куллану тәртибе;
- Оешмалар тарафыннан халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу тәртибе;
- Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестицион программаларын формалаштыруга карата төп якын килүләр турында;
- Хакимият органнары һәм җайга салынулы оешмалар өчен төбәкнең җйга салу техник платформасы.
Семинарда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, “Системалы мониторинг институты” ҖЧҖ, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары, Татарстан Республикасы җайга салынулы оешмалары вәкилләре катнаша.
Семинар-киңәшмәдә Сезнең муниципаль районның Башкарма комитеты бинасында видеоконференция режимында катнашу мөмкинлеге бар.
Оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тариф карарларын кабул итүне оештыру, контрольдә тоту һәм теркәү бүлегенә (тел.: 221-82-56, 221-82-91, 221-82-90) мөрәҗәгать итәргә була.