Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бәясе турында

2014 елның 21 марты, җомга

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында “Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бәясен исәпләү кагыйдәләре турында методик рекомендацияләрне раслау хакында” 27.12.2013 ел, №269-э/8 Россия Федераль тарифлар хезмәте боерыгы теркәлде.

Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү  бәясе Методик рекомендацияләр нигезендә исәпләнгән тарифлардан чыгып эшләр башкаручы (хезмәтләр күрсәтүче) оешма җитәкчесе тарафыннан расланыла торган прейскурант буенча бер календарь елына билгеләнә.

Боерык белән Дәүләт комитеты сайтында “Норматив документлар” - “Федераль законнар” - “Башкалар” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International