Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Күп тармаклы торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү производство берләшмәсе” ҖЧҖ оешмасы тарафыннан 2014 елга тариф билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә.
“Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, түбәндәге мәгълүматлар билгеләнгән срокларда ачылырга тиеш:
– җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүгә бәяләр (тарифлар) турында;
– җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү шартлары турында, шулай ук җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр шартлары турында мәгълүматлар;
– 2014 елга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тарифларны (тарифларга өстәмәләр) билгеләүдә исәпкә алынган финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.