“Су белән тәэмин тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6 “Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, түбәндәге мәгълүматлар ачылырга тиеш:
– җайга салынулы товарларга (хезмәтләр күрсәтү) тарифлар турында;
- җайга салынулы товарлар җибәрү һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү шартлары турында;
– кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга бәйле технологик, техник һәм башка чараларны үтәү тәртибе турында;
– 2014 елга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тарифларны (тарифларга өстәмәләр) билгеләүдә исәпкә алынган финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.