Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), пассажир ташучылар һәм пассажир ташуга заказ бирүчеләр – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары гаризалары нигезендә, түбәндәге күләмнәрдә 2014 елда гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләде:
1. Чаллы ш., Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Зеленодол ш. һәм Васильево ш.т.б.:
|
Транспорт төре |
Бер тапкыр баруга һәм бер урынлы багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар (сум) |
||
|
транспорт салонында билет сатып алганда |
барган өчен озак файдаланудагы билетлар белән түләгәндә |
||
|
1 тапкыр баруга¹ |
50 тапкыр баруга² |
||
|
Автобус |
17 |
16 |
15 |
2.Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш Мамадыш ш.:
|
Транспорт төре |
Бер тапкыр баруга һәм бер урынлы багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар (сум) |
|
|
транспорт салонында билет сатып алганда |
50 тапкыр һәм аннан күбрәк бару өчен билгеләнгән озак файдаланудагы билетлар белән түләгәндә1 |
|
|
Автобус |
15 |
13 |
3. Татарстан Республикасы Биектау тимер юл станциясе бистәсендә һәм Биектау авылында бер тапкыр барган өчен 15 сум күләмендә.
Шул ук вакытта Чаллы, Мамадыш, Зеленодол шәһәрләрендә һәм Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә билгеләнгән срок чикләрендә 50 тапкыр бару өчен билгеләнгән озак файдаланудагы билетлар белән түләгәндә пассажирлар алып баруга тарифлар элегрәк билгеләнгән күләмнәрдә сакланып калды.
Тарифларның үсүе түбәндәге сәбәпләргә бәйле:
14.06.2012 №67-ФЗ Федераль закон гамәлгә керү сәбәпле, пассажирлар ташучының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү ягыннан закон үзгәрү;
25.08.2008 №641 РФ Хөкүмәте карары үз көченә керү сәбәпле «ГЛОНАСС» системасын гамәлгә кертү;
юл йөрү өчен түләүнең электрон системасын гамәлгә кертү сәбәпле тарифларны дифференцияцияләү (Чаллы ш., Зеленодол ш. һәм Васильево ш.т.б.);
лизинг системасы буенча транспорт чараларын яңарту;
гомуми характердагы инфляция процесслары, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, шиннар һәм запас частьләргә бәяләр арту;
маршрут челтәре үзгәрү, шул исәптән маршрутлар саны арту һәм шул сәбәпле маршрутларда автобуслар саны, рейслар саны һәм автобусларның гомуми “пробегы” үсү;
элек билгеләнгән тарифларны озак вакыт эчендә, ягъни расчет чорыннан күбрәк вакыт дәвамында куллану.
Биектау бистәсендә тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан беренче тапкыр билгеләнде.
Билгеләнгән тарифлар пассажир ташучылар һәм пассажир ташуга заказ бирүчеләр – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан килештерелде.
Тарифлар гамәлдәге закон нигезендә регламентта билгеләнгән срокларда гамәлгә кертеләчәк.