Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
2. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖнең №6 һәм №7 генерацияләү блокларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
4. Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Зеленодол шәһәрендә һәм Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
5. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
6. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.