Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифларны билгеләү турында

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) игътибарыгызга шуны җиткерә: “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” 07.12.2013 ел, №416-ФЗ Федераль законның 31 статьясы, “Җылылык белән тәэмин итү турында” 27.07.2010 ел, №190-ФЗ Федераль законның 8 статьясы нигезендә, капиталь төзелеш объектларын үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифлар билгеләү  Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  15.06.2010 ел, №468 карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турында нигезләмә буенча, югарыда телгә алып үтелгән вәкаләтләр Дәүләт комитеты компетенциясенә керә.

Федераль закон таләпләре нигезендә, тоташтыру өчен тариф билгеләнә:

- билгеләнгән тәртиптә расланган җылылык белән тәэмин итү схемасы, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемалары (җирлекнең, шәһәр округының  коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерүнең расланылган программалары) булганда;

- җайга салынулы оешманың билгеләнгән тәртиптә расланган инвестицион программасы булганда.

Җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга түләүне исәпләү Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 13.06.2013 ел, №760-э боерыгы белән расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы  бәяләрне (тарифлар) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә хәл ителә.

Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифны исәпләү “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салу турында” 13.05.2013 ел, №406 РФ Хөкүмәте карары нигезендә хәл ителә.

Үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифны исәпләү буенча методик рекомендацияләр дә федераль дәрәҗәдә эшләнде инде. Алар озакламый бастырып чыгарылачак.

Тоташтыруга тарифларны билгеләү өчен таләп ителә торган материаллар исемлеге Дәүләт комитеты сайтының  “Җайга салынулы оешмаларга” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International