Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) игътибарыгызга шуны җиткерә: “Бердәм илкүләм (гомумроссия) электр челтәре һәм территориаль челтәр оешмалары белән идарә итү оешмасы өчен җибәрелә торган товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылыгы һәм сыйфаты дәрәҗәсен исәпләү буенча методик күрсәтмәләрне (алга таба - Методик күрсәтмәләр) раслау турында” 14.10.2013 ел, №718 Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы боерыгы нигезендә, пландагы һәм факттагы ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләрен билгеләү, шулай ук гомумиләштерелгән ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечен билгеләү процедурасы камилләштерелде.
Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, челтәр оешмалары тарафыннан җибәрелә торган товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең пландагы, факттагы һәм индикатив ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләрен булдырганда, әлеге Методик күрсәтмәләргә таянып эш итәргә кирәк.
Бу боерык белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының рәсми сайтында Документлар/Боерыклар һәм министрлык күрсәмәләре бүлегендә, шулай ук Дәүләт комитеты сайтында Тариф кампаниясе – 2015/Электр энергиясе бүлегендә танышырга була.