Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.

2. “Түбән Кама ТЭЦ ҖЧҖнең №6 һәм №7 генерацияләү блокларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

4. Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Зеленодол шәһәрендә һәм Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

5. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

6. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International