Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 28 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында  Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы  булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Транспорт электр җайланмалары заводы” җитештерү компаниясе” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

2. “Мамадыш район үзәк хастаханәсе” ГАУЗ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлешү юлы белән “Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “Үсеш” сәнәгать паркы” идарәче компаниясе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International