Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы, шулай ук Иҗтимагый советының чираттан тыш утырышы булды

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы, шулай ук Иҗтимагый советының чираттан тыш утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Транспорт электр җайланмалары заводы” җитештерү компаниясе” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. “Мамадыш район үзәк хастаханәсе” ГАУЗ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлешү юлы белән “Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. “Үсеш” сәнәгать паркы” идарәче компаниясе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “Чаллы водоканалы” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташуга (технологик тоташу) тарифларны килештерү турында.

5. “Чаллы водоканалы” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташуга (технологик тоташу) тарифларны килештерү турында.

6. Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен (егәрлек) куллануның социаль нормасын килештерү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International