Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәмәгать транспорты пассажирлары игътибарына җиткерә

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты электрон юл йөрү билетларыннан файдаланучы җәмәгать транспорты пассажирлары игътибарына шуны җиткерә: Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, Татарстанда яшәүчеләр 2014 елның 1 февраленнән юл йөрүгә түләү өчен бер транспорт картасын, кайда сатып алынуына карамастан, республиканың биш шәһәрендә  эшкә җигә ала. Шул ук вакытта түләү Дәүләт комитеты тарафыннан конкрет һәр шәһәр өчен билгеләнгән тариф буенча  (гражданин кайсы шәһәргә килеп чыкса, шул шәһәр өчен билгеләнгән тариф буенча) хәл ителә.

“Транспорт картасы” проекты – республика җәмәгать транспортында электрон пластик карта ярдәмендә юл йөрүгә түләү системасы. Транспорт картасын куллану республикабызда яшәүчеләргә юл йөрүгә тотыла торган акчаларын шактый ук янга калдыру мөмкинлеге бирә.

Татарстан башкаласы - Казанда сатып алынган карта Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт һәм Зеленодолда билгеләнгән тарифлар буенча җәмәгать транспортының теләсә кайсы төре өчен гамәлдә һәм, киресенчә, югарыда санап үтелгән шәһәрләрдә сатып алынган транспорт карталарын Казанда җәмәгать транспортының теләсә кайсы төре өчен кулланырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International