Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге оешмаларга 2014 елга тариф билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ, “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ, “РИТЭК” ААҖ.

“Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан  мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570  Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, түбәндәге мәгълүматлар ачылырга тиеш:

– җайга салынулы товарларга (хезмәтләр күрсәтү) тарифлар турында;

- җайга салынулы товарлар җибәрү һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү шартлары турында;

- җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга бәйле технологик, техник һәм башка чараларны башкару тәртибе турында.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр администртаив штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International