РФ субъектларының башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре өчен квалификацияне күтәрү буенча мәгариф программалары турында

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

2014 елда “Югары икътисад мәктәбе” НИУ бәя хасил итү һәм табигый монополияләрне җайга салу проблемалары институты (ИПЦ) Төбәк энергетика комиссияләре төбәкара ассоциациясе (МАРЭК) белән берлектә РФ субъектларының башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре  өчен квалификация күтәрү  буенча программаларын тормышка ашыруны дәвам иттерә.

Әлеге мәгариф программалары буенча квалификацияләрен күтәрергә теләүчеләр өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыру, оешмаларның бюджет средстволарын янга калдыру максатыннан чыгып, түбәндәге темалар буенча уку көннәрен  3 (өч) көнгә калдыру турында карар кабул ителде:

- “Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу хезмәтләре күрсәтүгә бәя хасил итү”;

- “Энергетика өлкәсендә бәя хасил итү”:

- “Җылылык энергиясенә бәя хасил итү”;

- “Шәһәр яны транспортында пассажирлар йөртү өлкәсендә бәя хасил итү”.

Программалар кысаларында бәяләр һәм тарифларны җайга салуның актуаль проблемаларын  һәм икътисад тармакларында норматив-хокукый актлар буенча әзерләнелә торган үзгәрешләрне тикшерү, исәп-хисаплар ясау буенча фикер алышу күздә тотыла.

“Җылылык энергиясенә бәя хасил итү” дигән тема буенча программа инде 2014 елның 24-26 мартына кадәрге чорга  планлаштырылган. Дәресләрне Россия Федераль тарифлар хезмәте, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре, шулай ук экспертлар бергәлеге вәкилләре үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International