Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты муниципаль берәмлекләр буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләвен үзгәртүнең чик индексларын раслау өчен мәгълүмат җыя

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

“Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 28 декабрь, 2013 ел, №417-ФЗ Федераль закон (алга таба – №417-ФЗ Федераль закон) нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләүнең үсү темпларын чикләү механизмы кертелде.

№417-ФЗ Федераль законның 4 статьясындагы 2 пункты нигезендә,  беренче озак сроклы чорга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләүне үзгәртүнең чик (максималь) индекслары һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индекслары Россия Федерациясендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар түләве күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру нигезләрендә күздә тотылган тәртиптә һәм чорда –  2014 елның 1 маеннан да соңга калмыйча билгеләнә һәм  2014 елның 1 июленнән гамәлгә кертелә.

№417-ФЗ Федераль законда билгеләнгән срокларны үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары буенча индексларны исәпләп чыгару һәм билгеләү 2014 елның апрель аеның беренче яртысында хәл итү күздә тотыла.

Россия Федераль тарифлар хезмәте, чик индексларны исәпләү һәм билгеләү өчен вакытның аз калуыннан чыгып, төбәкләр дәрәҗәсендә Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре буенча чик индексларны вакытында раслау өчен кирәкле мәгълүмат җыю процедурасын хәл кылуны тәкъдим итә.

Дәүләт комитеты, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, республика башкарма комитетлары җитәкчеләренә расланылган җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемаларын 2014 елның 1 мартына кадәр тапшыру турында запрослар җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International