Йөк ташу буенча тимер юл транспорты хезмәте күрсәтүгә бәя чикләре кысаларында тарифлар дәрәҗәсен куллану тәртибен үзгәртү турында

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Поручениеләре нигезендә, 2013 елның 27 декабрендә уздырылган Россия Федераль тарифлар хезмәте Идарәсе утырышында бәя чикләре кысаларында тарифлар дәрәҗәсе үзгәртелүгә бәйле тәртипне камилләштерү һәм аныклау буенча карар кабул ителде.

Әлеге карар тимер юл йөк тарифларын индексацияләүнең озак сроклы чорын һәм бәя чикләре кысаларында тарифлар дәрәҗәсен үзгәртү буенча “РЖД” ААҖ тарафыннан карарлар кабул итү мөмкин булган чорны (5 елга) синхронлаштыруны тәэмин итә.

Йөк ташучы тимер юл транспортының көндәшлеккә сәләтен арттыру максатыннан чыгып, тимер юл транспортында йөк ташу күләмен арттыруга этәргеч бирү өчен, ераклыкның кыска поясларында – 1100 км кадәрге ераклык поясларында тарифларның чик күләмен 22 процентка кадәр киметү күздә тотыла.

Станция эшенең технологик процессында күздә тотылмаган куш операцияләр булганда, йөк ташу буенча тимер юл транспорты хезмәте күрсәтүгә тарифлар дәрәҗәсен киметү мөмкинлеге каралган.

Шулай ук тиешле чорга Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсеш фаразы кысаларында билгеләнгән аерым йөкләргә бәяләр индексы тимер юл транспортында йөк ташу бәясен индексацияләү параметрларыннан артып киткән очракта да тарифлар дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге күздә тотыла. Шул ук вакытта әлеге нигезләмәләр бәясендә транспорт чыгымы 20 проценттан артып китмәгән  йөкләргә, Россия Федерациясе территориясе буенча транспортның альтернатив төрләрендә әлеге йөкләрне ташу күләме мондый йөкләр ташуның гомуми күләменнән кимендә 10 процент тәшкил иткән очракта, кагыла.

Гамәлдәге Кагыйдәләр транспортның альтернатив төрләренә карата тимер юл транспортының көндәшлеккә сәләтен тәэмин итү өчен бәя чикләре кысаларында тарифлар дәрәҗәсен киметү мөмкинлеген күздә тота. Әлеге карар нигезендә транспортның альтернатив төрләрендә йөк китерү бәясе үсү очрагында тарифлар дәрәҗәсен симметрияле төстә арттыру мөмкинлеге тәэмин ителә (йөк китерүнең альтернатив маршрутлары булганда). Шул ук вакытта әлеге нигезләмә транспортның альтернатив төрләрендә Россия Федерациясе территориясе буйлап йөк ташуның гомуми күләменнән кимендә 10 процентын тәшкил иткән йөкләргә генә кагыла.

Шуны дә искәртеп үтәбез: аерым тармакларның һәм транспорт хезмәтләре күрсәтүдән файдаланучыларның “РЖД” ААҖ тарафыннан кабул ителгән тарифлар дәрәҗәсен арттыру карарларына җайлашуы өчен мондый карарларның үз көченә керүенең гамәлдәге срогын (басылып чыкканнан соң 30 көн) саклап калу турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International