Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.

2. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган  җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында

(Әлмәт МР: “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ; Нурлат МР: “РИТЭК” ААҖ).

Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International