Электр энергиясен куллануның социаль нормасын куллану турында

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан “22.07.2013 ел, №614 РФ Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында” карар проекты  Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карап тикшерүгә җибәрелде.

Төп үзгәрешләр РФ субъектларына электр энергиясен куллануның социаль нормасын кертү (аны 2016 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча кертү зарурилыгыннан чыгып)   турында карар кабул итү хокукы бирүгә кагыла.

Проект нигезендә, Россия Федерациясе субъектының Иң югары вазыйфаи заты 2016 елның 1 мартына кадәр электр энергиясен куллануның социаль нормасын куллану турында карар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International