Татарстан Республикасы территориясендә “Таттелеком” ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган электр элемтәсе хезмәтенә тарифлар расланды

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты юридик һәм физик затлар игътибарына шуны җиткерә: Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 26 ноябрь, 2013 ел, №217-с/3 боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә “Таттелеком” ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган электр элемтәсе хезмәтенә тарифлар расланды.

Әлеге тарифлар Татарстан Республикасы территориясендә (Казан шәһәреннән тыш) 2014 елның 1 мартыннан соң, Казан шәһәрендә 2014 елның 1 апреленнән соң кертелә.

Тарифларның күләме турында мәгълүмат Россия Федераль тарифлар хезмәтенең рәсми сайтына (www/fstrf.ru) һәм Дәүләт комитеты сайтына – www/kt.tatar.ru/Тарифлар бүлегенә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International