Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьләләр каралды:
1. “Стройтех” ЯАҖ филиалы – “Чистай водоканалы” өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
2. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында
(Аксубай МР: “Благоустройство” ҖЧҖ; Актаныш МР: “Актаныш ТБО полигоны” МУП).
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.