“Российская газета” ның 05.02.2014 ел, №24 санында “Көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган газга күпләп сату бәясен раслау турында” 10.12.2013 ел, №231-э/2 Федераль тарифлар хезмәте боерыгы (РФ Юстиция министрлыгында 2014 елның 30 гыйнварында теркәлгән, №31171) басылып чыкты. Әлеге боерык нигезендә, халык өчен сыекландырылган газга күпләп сату бәясе 2014 елның 1 июленнән 1 тоннасы өчен 10480 сум (НДС белән) тәшкил итәчәк. 2013 елның 1 июленнән 2014 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булып килгән бәягә карата үсеш 104,2 процент тәшкил итә, бу Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган (19.09.2013 ел) 2014 елга һәм пландагы 2015, 2016 елларга Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрларына туры килә.