Кичә Казанда “Бердәм Россия” тарафдарлары һәм иҗтимагый оешмаларның “Без бергә” дигән форумы булып узды.
Форум кысаларында биш дискуссион мәйданчыкның эше оештырылды. Аларда ЖКХ, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте һәм халыкны социаль яклау мәсьәләләре тикшерелде. Көн тәртибе Татарстанда яшәүчеләрнең “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә иң еш алына торган мөрәҗәгатьләрдән чыгып булдырылды.
Чараның төп бурычы – гражданнарны борчыган төп проблемаларны билгеләү һәм “Бердәм Россия”” партиясе, хакимиятләр һәм гражданлык җәмгыяте институтлары катнашында аларны хәл кылу механизмнарын эшләү.
Чарада “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Политсоветы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре һ.б. катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин чара ачылышында ясаган чыгышында, Татарстанда “Бердәм Россия”нең тарафдарлары гаять күп, дип искәртте. “Форум исеме – “Без бергә” – төптән уйланган исем. Без шатлыкта да, кайгыда да бергә”, – дип басым ясап әйтте Татарстан парламенты башлыгы. ТР Дәүләт Советы Рәисе, әлеге форум – зур эшнең башы, дип исәпли һәм көн кадагына суга торган мәсьәләләр тикшерелеп, аларны хәл итү юлларын табуны күздә тоткан әлеге чарага зур өметләр баглый.
Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый хәле турында сөйләде. Ул, 2014 ел үзенчәлеге – яңа сайлау циклына керү, бу чор сайлау турында законның үзгәрүе һәм сәяси тормышны демократияләштерү шартларында узачак, дип ассызыклады.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде
http//www.tatar-inform.ru/news/2014/02/12/394294/?print=Y