Федераль тарифлар хезмәте “Россия Федерациясендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләве күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру нигезләрен раслау турында” карар проекты эшләде

2014 елның 14 феврале, җомга

“Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең кайбер законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 28 декабрь, 2013 ел, №417-ФЗ Федераль закон нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләменең үсүен чикләү механизмы кертелде.

Әлеге закон гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләвен үзгәртүне чикләү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән, һәм ул озак сроклы чорга муниципаль берәмлекләр буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләве күләмен үзгәртүнең һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча уртача алганда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар түләве күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын билгеләүне күздә тота.

Югарыда телгә алып үтелгән 28.12.2013 ел, №417-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру максатыннан чыгып, Россия ФТХ “Россия Федерациясендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләвен үзгәртү индексларын формалаштыру нигезләрен раслау турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте карары  проектын эшләнде. Карар проектында озак сроклы чорга гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләве күләмен үзгәртү принциплары, үзгәртү индексларын формалаштыру һәм аларны алга таба куллану тәртибе билгеләнә.

Моңа бәйле рәвештә, беренче озак сроклы чорга муниципаль берәмлекләр буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләве күләмен үзгәртүнең һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча уртача алганда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар түләве күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларының 2014 елның 1 маеннан да соңга калмыйча билгеләнүеннән һәм 2014 елның 1 июленнән гамәлгә кертелүеннән чыгып, шулай ук әлеге норматив-хокукый актның социаль әһәмиятеннән чыгып, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карар проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәртүләр әзерләп, Россия Федераль тарифлар хезмәтенә җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International