Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Стройтех” ЯАҖ филиалы – “Чистай водоканалы” өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
2. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында (Аксубай МР: “Благоустройство” ҖЧҖ; Актаныш МР: “Актаныш ТБО полигоны” МУП).
Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Идарәсенең карап тикшерүенә чыгарылды.