ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы – 2014” ярышында катнашты

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Кичә Казанда Россия чаңгы юлы – 2014” дигән зур гына спорт ярышы булып узды. Казанлылар, гаиләләре белән, һәм хезмәт коллективлары, бергәләшеп, иртән-иртүк ярышларның төп мәйданчыгына  – Залесный бистәсенең “Кояшлы” лагере территориясенә җыелды. Стартка ТР Президенты Аппараты, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә чыкты.

Быел да, гадәттәгечә, чаңгычылар берничә төркемгә бүленеп ярышты. Спортчылар, 1 мең метр ераклыкка гаиләләр, 2,5 мең метр ераклыкка VIP-персоналар, шәһәребез районнарында яшәүчеләр, шулай ук югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы егет-кызлар аерым-аерым көч сынашты. Үзәк сәхнәдә исә ярышларда катнашучыларга, җанатарларга кайнар чәй, тәм-томнар, иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде.

Казанда яшәүче 80 яшьлек Александр Трутнев та, аякларына чаңгы киеп, тиешле ераклыкны “эһ” тә итмичә үтүгә иреште. Ә инде иң яшь чаңгычы  – 3 яшь ярымлык Богдан Попадьин  массакүләм стартта үзенең осталыгын шактый ук күрсәтә алды.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, “Солнечный” лагере янында  чама белән 15 мең кеше стартка чыккан. Башлангыч мәгълүматларга  караганда,  кичә барлыгы 23 мең 372 кеше чаңгы ярышларында катнашкан. Ярышларның шулай ук Идел буе районында Имәнлек урамындагы урман-парк зонасында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта үкәрелгәнлеген искәртик. 

 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы  (http://www.tatar-inform.ru/news/2014/02/09/393862) язмалары буенча әзерләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International